Була ул. Җәен сихри яшеллеккә Чума ул. Нинди исем йөртә елга, Ул авыл? (Ык, Мөслим) Беркем аны югалтмаган, Ләкин һаман табалар. Бигрәкләр дә кызыксына Аның белән балалар. (Табышмак) Баскан килеш эзлиләр, Яткан килеш эзлиләр. Күмәкләп тә эзлиләр, Берәмләп тә эзлиләр. Зирәк булсаң табасың, Хәтереңә саласың. (Табышмак) Исемнәр ике иҗектән, Ә хәрефләр тик өчәү. Без нинди кошлар булабыз? Уйла әле, без ничәү? (Ләкләк, тартар, былбыл) Гомер буе үргән ул, Җепләр сузып йөргән ул. Тозагында азык көтеп, Шулай көнен күргән ул. (Үрмәкүч) Җәй дә сайрый, Кыш та сайрый. Тик салкында Йортны сайлый. (Өй чикерткәсе) Карасаң – карамасаң да Карамаска кушалар. Чанамны карамаларга Өлкәннәр тырышалар. (Карама) Таш гасырдан ук киләм мин. Уйнап җибәрәм — өрсәң. Ватылып юкка чыгармын Әгәр кулдан төшерсәң. (Таш сыбызгы) Иреннәргә терисең дә, Чиртеп, көйләр көйлисең. Биетәсең, җырлатасың, Матур кызлар күзлисең. (Кубыз) Курайларның туганы мин, Ләкин тавышым үзгә. Колакларны ярып керә, Өстәп куйсаң мөгез дә. (Сорнай) Сызгычыңны сызып җибәр – Көйләр агылсын әле. Йөрәкләргә мин чыгарган Моңнар кагылсын әле. Телгәләсен бәгырьләрне, Актарылсын уйлары. Башларыңны кыңгыр салып, Кылларымда уйнале. (Скрипка) Барысы дүрт кыл анда, Сызган чакта моңлана. (Скрипка) Нечкә муен, Пар кыллар. Чиртер иде Бар куллар, Яшьләр уйный Белмиләр, Шуңа якын килмиләр. (Мандолина) Иң озын муен миндә, Иң кыска исем миндә. Кылларымны чирткәләп, Көй чыгар инде син дә. (Саз) одна из них о зайце)